Казан шәһәре мэры Илсур Метшин «Ярдәм» вакыфы шурасы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Корбан гаете белән махсус тәбрикләде.

“Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Сезне чын күңелемнән изге Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Тирән мәгънәгә ия әлеге олуг бәйрәм күп гасырлар дәвамында кешеләрне берләштерә, күңелләрне һәм йөрәкләрне сафландыра, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычны арттыра. Ул җәмгыятьтә мәңгелек әхлакый кыйммәтләрне, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатларны тагын да ныгыта, дини кануннарга карата хөрмәт тәрбияли.

Гореф-гадәтләргә буыннан-буынга күчеп килүче тугрылыкны гәүдәләндергән Корбан гаете халкыбыз тарихының һәм мәдәни кодының мөһим өлеше булып тора.
Аллаһы Тәгалә кушканнарны һәм ата-бабаларыбыз васыятьләрен үтәп, без бу мирасны аеруча кадерләп саклыйбыз һәм төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәве өчен җирлек булдырабыз. Сезнең әдәп-әхлак принципларына нигезләнгән, дини кыйммәтләрне тарату белән бәйле эшчәнлегегез, республикабызның рухи казанышларына игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәтегез, тирә-юньдәгеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтүегез Татарстан башкаласына толерантлык, төрле конфессия һәм милләт вәкилләре арасында тигез хокуклылык, татулык үрнее нам ислам дине үзәкләренең берсе булып калырга мөмкинлек бирә.
Бәйрәм көнендә Сезгә җан тынычлыгы, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!
Аллаһы Тәгалә кылган барлык догаларыгызны кабул итсен һәм шәфкатеннән ташламасын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!” – диелә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин котлавында.