«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә укучы балалар Апас районы үзәк китапханәсенең балалар бүлегенә барды. Татарстан республикасына багышланган викторинада катнашты.
Берочтан коръән, намаз, азан, тәмле ашау, уеннар… Апас балалары курсларга бәйрәмгә барган кебек килә.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге безнең татар халкында
булган традицион исламның югары әхлак кагыйдәләрен
саклау һәм яклау өчен мөхим чаралар оештыра. Шуларның берсе — балалар өчен курслар.
Фотолар аста.
Бу — Ислам нигезләре буенча да өйрәтүче курслар. Биредә аларга Ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча кирәкле белемне бирәләр, аннары Коръән укырга да өйрәтәләр.
Балалар дини белем белән бергә түгәрәкләр, мавыктыргыч
чараларда да катнаша. Бу юлы алар «Алга» исемле яшүсмерләр үзәгендә булдылар. Шулай ук малайлар кыяларга үрмәләү һәм кызлар сәйлән белән беләзек үрү дәресен үттеләр.






