Татарстан башкаласы Казандагы Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды.
Татарстан башкаласы Казандагы Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды.

Аны ачуда Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар катнашты.

Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылды, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән. Яңа бинада зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән.

Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан.

Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдерелә.

Мәчет проекты авторы — архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.

Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Разия Еникеева зур өлеш керткән. Разия ханым танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны, билгеле татар композиторы һм дерижеры Мәсгут Латыйповның килене.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән иде. Бу мәчет кабаттан, яңача итеп салынды. Ишек алларына матур итеп ташлар җәелгән. Коймалар корылган. Койма яннарына яшел чирәм утыртылган.

Эш дәверендә «Ярдәм» фонды Россиядә һәм БДБ илләрендә танылу алды. «Ярдәм» фонды ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидлар, өлкән яшьтәге, ярлы студентлар, башка мохтаҗ кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган башка кешеләргә ярдәм итә. Аеруча аның күзе күрмәүчеләр өчен эшли торган урын дигән даны тарала.

Казан шәһәре мэры «Сөләйман» мәчетенә һәм фондка ярдәм кулын сузган булган. Серов урамында җир бүлеп бирелгән. «Сөләйман» мәчете командасы белән «Ярдәм» исемле мәчет үсеп чыккан.

Безнең күз алдыбызда яшәүдән ваз кичкән, упкын алдында калган кешеләр тормышның мәгънәсен аңлый башлый. Һәм фонд бурычы — мондый кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

“Ярдәм” республикада гына түгел, Россиядә дә хәйрия өлкәсендә лидер булып тора. Яңартылган «Сөләйман» мәчете дә изге эшләрне дәвам итәчәк.
