Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августында кояш баю белән башланды һәм ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

. Бу уңайдан Борбаш авылы Балалар пансионатында Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында Мәүлид кичәсе узды.

Пансионатта тәрбияләнүче шәкертләр бердәм булып “Ураза” тотты, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең һәм аның сахәбәләре тормыш юлы турында вәгазь сөйләнде, касыйдә һәм Коръән укылды.