Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Корбан гаете уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Игелек һәм шәфкатьлелек рухы белән сугарылган әлеге мөбарәк көндә, чикләрнең һәм аралараның ерак булуына карамастан, барлык ислам дине тарафдарларын берләштерүче мәрхәмәт, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт кебек мәңге җуелмас кыйммәтләр турында искәртә.
Гасырлардан гасырларга күчә килүче бай гореф-гадәтләребезгә карата тугърылык саклауның ачык гәүдәленеше булган Корбан бәйрәме – халкыбыз тарихының аерылгысыз өлеше. Аллаһы Тәгалә кануннарына нигезләнгән вәгазьләрегез бу мирасны ихтирам итәргә, тирә-юньдәгеләргә динебезнең хак кыйммәтләрен төшендерергә, аларда кешелеклелек һәм рухилык сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.
Сезнең җитәкчелегегездә мөселман өммәте җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен саклауда һәрвакыт мөһим роль уйнар дип ышанам.
Әлеге олугъ көндә Сезгә к.ңел тынычлыгы , гаилә иминлеге, тәүфик, сәламәтлек һәм барлык башлангыччларыгызда уңышлар телим телим. Алары Тәгалә кылган догаларыгызны кабул итсен һәм үзенең рәхим-шәфкатенә җиткерсен!
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Казан шәһәре мэры И.Р. Метшин
