“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге белән дус оешмалар балалар өчен кышкы бәйрәм ясады.
Бәхетле балачак. Апаслылар, район кунаклары өчен матур вакыйга булды — “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге белән дус оешмалар балалар өчен кышкы бәйрәм ясады.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге безнең татар халкында
булган традицион исламның югары әхлак кагыйдәләрен
саклау һәм яклау өчен мөхим чаралар оештыра. Шуларның берсе — балалар өчен спорт бәйрәмнәре.
Балалар нык, таза-сау, әдәпле булып үсәргә тиеш.
Шулай ук бу үзәктә аларга Ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча кирәкле белемне бирәләр, аннары Коръән укырга да өйрәтәләр.
Балалар дини белем белән бергә түгәрәкләр, мавыктыргыч
чараларда да катнаша.