телефон для связи: 8(800) 101-5085



“Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлый

“Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлый

20.01.2025

Сезне, безнең Беренче Илбашыбызны, “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Сезне, безнең Беренче Илбашыбызны, “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз!

Без Сезгә исәнлек, озын гомер теләп Аллаһка ялварабыз. Сез бүген дәүләт эшендә олы вазыйфаны – Ил агасы, Остаз ролен үтисез. Укытучыбыз буларак, Сез тарихи мирасыбызны саклауда, динебез ядкәрләрен яңа буынга җиткерүдә, халыклар дуслыгын ныгытуга, татар-мөселман милләтен дөньяга танытуда үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез.

Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халык һәм бар милләтебез һәм Ватаныбыз Россия өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын. Сезгә гаилә бәхете, бала һәм оныкларыгызның игелеген күреп, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын!

Помочь проектам фонда
 

Ошибка!

Что-то пошло не так, пожалуйста, повторите попытку.

Ошибка!

При этом способе платежа максимально можно выбрать не более 5 подопечных.