“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә кыз балалар кул эшләренә өйрәнә
Кызлар белән дини дәресләр беткәч гаилә кыйммәтләре турында сойләштеләр, кул эшләре ясадылар.
«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә укучы балаларның икенче рәт курслары дәвам итә.
Кызлар белән дини дәресләр беткәч гаилә кыйммәтләре турында сойләштеләр, кул эшләре ясадылар.
Берочтан коръән, намаз, азан, тәмле ашау, уеннар… Апас балалары курсларга бәйрәмгә барган кебек йөри.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге традицион исламның югары әхлак кагыйдәләрен саклау һәм яклау өчен мөхим чаралар оештыра. Шуларның берсе — балалар өчен курслар.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге балалар, сәламәтлеге чикле кешеләр, диният яки әхлак, әдәп даирәсендәге белгечләрне агарту үзәге булып хезмәт итә.