Борбаш авылындагы “Ярдәм” мөселман малайлары пансионатында 17-21 июль көннәрендә яна уку елына кабул итү имтиханнары узачак. Егетләр дин нигезләре белән бер рәттән татар теле, рус теле, математика фәннәре буенча сынаулар үтәчәк. Кызыксынучылар +79274224787 телефоны аша мөрәжәгать итә ала (Динә ханым).
Рәсемдә Борбаш авылындагы “Ярдәм” мөселман малайлары пансионаты бакчасында үсүче чәчәкләр.
“Ярдәм” мөселман малайлары пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Анда 30 бала яши һәм тәрбияләнә. Авыл мәктәбендә алар урта белем ала.
Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә.
Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.