Апаслылар, район кунаклары бүген зур вакыйгага җыелды — “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды каршындагы “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге ачылды.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге безнең татар халкында
булган традицион исламның югары әхлак кагыйдәләрен
саулау һәм яклау өчен мөхим чара булып тора. Ул балалар,
сәлматлеге чикле кешеләр, диният яки әхлак, әдәп
даирәсендәге белгечләрне агарту үзәге булып хезмәт
итәчәк.
Балалар өчен түгәрәкләр, мавыктыргыч
чаралар, өлкәннәр өчен семинарлар, лекциялар, имамнар,
мәдрәсә укытучылары белем күтәрү кебек тагын башка күп
ысуллар куланачак һәм ватанлдашларның рухиятен
камилләштерү өчен хезмәт итәчәк.
Мөселман гадәте буенча башта ачылышта Коръән укып киттеләр. Балтач районы Борбаш авылындагы тәрбияләнүче
шәкерт, күп кенә Коръән уку бәйгеләрендә җиңеп чыккан
Әмир Газизов аны башкарды.
Дога кылу өчен сүз Татарстан республикасы Баш казые
Җәлил хәзрәт Фазлыевка биреләде. Ул ил-көннәр имин булсын, яхшы эшләр эшләүчеләр бәхетле булсын диеп дога кылды.
Апас җире чып-чынлап талантлы, хезмәт сөючән
кешеләргә бай. Безнең кунаклар арасындагы Апас
районыннан чыгып республика, федераль дәрәҗәдә
бөеклеккә ирешкән кешеләрне сәламләп уздылар. Шунысы аеруча мөхим, алар үз тамырларын онытмый,
һәрвакытта игелекле эшләргә теләктшлек күрсәтеп ярдәм
итәргә торалар.
Еш кына, нәк менә соңгы этабында башланган
инициатива яки проект аеруча күп көч сорый. Матди һәм
мораль, башка көчләр тәмамлана ашлый. Юкка түгел бит –
Җәнәбенл Хакның аеруча зур савабын үз эшен ахрыныа
җиткерә алган кешеләр ала.
Хичшиксез, мондый үзәкне ачу район
җитәкчелегенең яклавы һәм ярдәменнән башка булмас иде.
Нәк менә җитәкчеләребез балалар, яшьләр белән эшләүнең
мөхимлеген, югры әхлакны тапшыруның кирәклеген
башкалардан яхшырак аңлый! Сүзне хөрмәтле район
башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улы алып, кунакларны, \якташларны сәламләде!
«Мәрхәмәткә ышану өчен аны эшли башларга кирәк»!
Моны билгеле язучы Лев Толстой язып калдырган. Бу
сүзләр Татарстан, һәм хәтта Россиянең дә әйдәп баручы
мөселман хәйрия фондларының берсенен алсүзенә —
девизына әйләнде.дыларәм чынлап та, “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды башкарган эшләр, кылган гамәлләр безне илебездәге
җәмгыять, өммәт файдасына тагын да күберәк эшләргә
өндәп тора.
Күзе күрмәүчеләр, ятим балалар, авыр тормыш
шартларына очраган кешеләргә ярдәм … — болар фонд
юнәлешләренең тулы булмаган исемлеге.
Без шат: “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге канатларын нәк
менә “Ярдәм” фонды байрагы астында җәя!
Сүзне фонд Советы рәисе, Татарстан мөфтиенең
соцаль сораулар буенча киңәшчесе, Татарстан
республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзасы, Җәзаларны
үтәү буенча федераль хезмәт (ФСИН) каршындагы
Иҗтимагый Совет әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм
фондның президенты Илһам Фәтхерахман улы
Исмәгыйлев та чыгыш ясап алды.
Алар ихластан “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге төзелешенә керткән кешеләргә рәхмәт әйтте. Бу эш һәм теләктәшлек өчен иганәчеләр, имамнар, ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге төзелешендә актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рəхмəт белдерəбез. Сез бу эш белән җəмгыятьнең əхлакый нигезлəрен ныгытуга зур өлеш кертəсез. Килəчəктə дə үзəк эшчəнлегендә һәм “Ярдəм-Помощь” фондының башка иҗтимагый проектларында актив катнашырсыз дигән өметтә калабыз.
Хөрмәтле кунаклар аннары “Хәҗәр” рухи-әхлакый
үзәгенең шартлары белән танышты. Шуларны фотодалардан карагыз. Ап-ак, ачык, чиста, җылы бина.
