Борбаш малайлары Коръән бәйгесендә уңышка иреште

«Ярдәм» ГХФ оештырган Борбаш малайлар пансионатында укучылар Балтачта узган Коръән уку бәйгесендә дипломнар, мактаулы урыннар яулады.

Борбаш малайлар пансионатында укучылар Коръән уку дәресендә шөгелләнә. Бу максаттан алар башта аны укырга өйрәнә. Аннары матур итеп укый. Аннары ятлый да башлый.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 