Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте Балтач районы мөхтәсибәте «Мин ♥ намаз» исемле намаз уку бәйгесен оештырды.
Борбаш балалар пансионаты шәкертләре шушы ярышта төрле дәрәҗәдәге дипломнар, урыннар яулады.
“Ярдәм” фондының мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Авыл мәктәбендә алар урта белем дә ала.
Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.
