Мич коймагы сирәк ясала. Аны гадәттә гаетләргә генә пешерәлр!
“Ярдәм” фондының Борбаштагы мөселман пансионатында гает бәйрәме табыннарынад мич коймагы белән сыйлаганнар. Җирле гадәтләр буенча аларга бу бәйрәмне төшенергә, оештыра белергә дә кирәк.
Ифтар табыннары узып китте. Гаете дә матур гына узды. Коръән укылды, вәгаз сөйләнелде.
Хәзер инде малайлар яз ахырына, уку елы тәмалануга әзерләнә.
“Ярдәм” фондының мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Авыл мәктәбендә алар урта белем дә ала.
Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.
