Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шәфикъ улы Шакировка

Сезне “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Әзһәр әфәнде!

Сезне “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз!

Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Иҗади уңышлар телибез! Изге теләк-ниятләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!

Без Сезгә исәнлек, озын гомер теләп Аллаһка ялварабыз. Сез бүген сәхнә, иҗат юлында олы вазыйфа башкарасыз. Илгә, халыкка хезмәт итәсез! Остаз буларак башка яшьләрне иҗат, халыкка хезмәт, зыялылык юлына чакырасыз. Ватан ядкәрләрен яңа буынга тапшыруда, Татарстан мәдәниятен ныгытуга зур өлеш кертәсез. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп тагын да зур эшләр башкарырга язсын.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын.

Олы ихтирам белән «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды.