Хөрмәтле җитәкче Илнур Шакиров арабыздан китте

Бик аянычлы хәбәр сәбәпле, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Анын якты хәтирәсе күңелләребездә мәңге сакланыр! Авыр туфрагы җинел, урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Узган атнада гына безнең янда олы җыелышта, Мөхтәсибәт утырышында катнашкан Казан шәһәренең Башкарма комитеты аппаратының Иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Илнур Илнур Гаптелнасыйр улы Шакиров арабыздан китеп барды.

Ул Киров һәм Мәскәү районнарының имамнары каршында чыгыш ясады. Илнур Шакиров киләсе елда зур халыкара чараларны көтүче шәһәрнең алдына булган бурычларны искәртте. Имамнарның сорауларына җавап бирде.

Илнур Шакиров күпмилләтле илебез, сөекле Ватаныбызда яшәүче кешеләр, төрле дин кешләре өчен җанын фида итеп эшләде. Аеруча, соңгы ун елда дәүләт һәм төрле караш, вөҗдан фикере булган катламнар арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек рухын корды.

Тырышып эшләүче һәм яшәргә дә яшәргә тиешле җитәкчебез Илнур Гаптелнасыйр улы бүген вакытсыз арабыздан китеп барды.

Бик аянычлы хәбәр сәбәпле, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

«Ярдәм-Помощь» ГХФ Илнур Шакировның гомере өзелү сәбәпле, олы кайгысын искәртә. Анын якты хәтирәсе күңелләребездә мәңге сакланыр! Авыр туфрагы җинел, урыны оҗмах түрләрендә булсын.