«Татарстан/Россия» ДТРК: «Ярдәм» Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга ниятли

«Татарстан/Россия» дәүләт теле-радиоширкәте: «Ярдәм» Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга ниятли», — дип хәбәр итә.

«Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга ниятли. Әлмирә Әдиятуллина – җир шарында100 генә хатын-кызга бирелә торган Нобель премиясе кандидаты. Арабыздан киткәненә быел 3 ел була.

Легендар шәхес хөрмәтенә үткәрелгән бәйге хакында һәм “Ярдәм” фонды эшчәнлеге турында киләсе язмада.

Матбугат очрашуында журналистлар өчен аеруча кызыклы тема. Һәммәсе дә Әлмирә Әдиятуллина исемендәге журналистлар бәйгесендә катнашу турында уй-фикер йөртә.

Видеоны карар өчен фотографиягә яки сылтамага басыгыз: https://vk.com/video-217120261_456242022

2024 ел Коръән елы дип игълан ителде. “Ярдәм” фонды хезмәткәрләре күрмәүчеләр өчен Коръән тәфсире басытрып чыга башлаган. Әмма дәүләт тарафыннан акчалата ярдәм юк. Эш айлар буена сузыла. Журналистика легендасы Әлмирә Әдиятуллинага быел июль аенда 86 яшь тулыр иде.

Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Катнашучыларның дине, милләте, яше буенча чикләүләр юк, бәйгедә блогерлар да катнаша ала. Мәкалә, сюжет, басмалар 2024 елның март-октябрь айларында кабул ителә, нәтиҗә — декабрь аенда. Бүләк турында нигезләмә «Ярдәм-Помощь» сайтында һәм «Мөслимә» гәҗитенең Рамазан аенда чыгачак махсус санында басылыр, дип көтелә.

Миләүшә Гыйльфанова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.