Журналистлар өчен “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Әлмирә Әдиятуллина исемендәге бүләк-премияне оештырга уйлый. Бу ният турыда “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат җыелышында әйтелде.
Әлмирә апага быел июль аенда 86 яшь тулыр иде. 2021 елда ул вафат булган. Журналистика ветераны соңгы дистә елын «Ярдәм» карамагында үткәргән. Фонд аның йорты кебек булган. Бездә ул иҗат, иҗтимагый эш белән шөгелләнгән.
Соңгы ике елын урын өстендә ятты. «Ярдәм» аны һәм караучысын ризык, дарулар, кирәк-ярак белән тәэмин итеп торды.
Ул – журналистика легендасы. Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1964 елдан башлап 1993 елга кадәр Казанда “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналларында эшләгән.
Ул мөселман-хатын-кызлары лидеры булды. Паспортка яулык белән фотога төшү хокукын алган. “Мөслимә” газетасын чыгарган.
«Аның якты истәлеген хөрмәт итеп, үрнәк итеп, «Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әдиятуллина премиясен оештырырга булды. Бу бүләк журналистика кырында әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклауны күзаллый. Ул биш төрле юнәлештә тапшырылачак: ТВ-тапшыру, радио-тапшыру, ТВ-яңалык, репортаж; басма матбугатта мәкалә; интернет-матбугатта басма», – диде Казан шәһәре Думасы депутаты, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты, укыту-реабилитация үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова.
Материаллар ачык чырайлы, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр, гамәлләр турында булырга, яхшылыкка өндәүче киң кырлы темаларны үз эченә алырга тиеш. Бүләк турында Нигезләмә «Ярдәм-Помощь» ГХФ сайтында һәм “Мөслимә” газетасының Рамазан аенда чыгачак махсус тиражында басылачак.
“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фондының 2023 елдагы эшләре турында да сүз булды. Бу турыда «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев сөйләде.
Ел дәвамында ике йөзгә якын инвалид тернәкләнү(реабилитация) курсларын узган. «Йөрәк белән күрү һәм ишетү», “Сөйли торган куллар”, “Бер-беребезгә терәк булыйк” кебек проектларда күзе күрмәүчеләр, колагы ишетмәүчеләр, начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр, терәк-хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләнгән. Сәламәтлеге чикле(инвалид) балалар һәм аларның ата-аналары өчен махсус җәйләү(лагерь) оештырылган.
“Тормыш юлы” исемле акция мохтаҗларны көндезге җылы аш белән тәэмин иткән. 2023 елда 40 000 өлеш(порция) таратылган. Рамазан аенда авыз ачу, ифтарларда көн саен 1 000 кеше төрелгән тазә ризык(ланч-бокс) алган. Биш йөзгә якын кеше фонд залларында авыз ачкан.
Луи Брайль буенча күрмәүчеләргә ике йөзгә якын Коръән һәм Тәфсир басылып таратылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчелеге, аерым шәхесләр ярдәм иткән.
Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен ел дәвамында биш миллион сум чамасы ярдәм оештырылган. Ашамлыклар, көндәлек кирәкле әйберләр, УАЗ машинасы, генераторлар, мичләр, радиостацияләр, йокы капчыклары, махсус җиһазлар тапшырылган.
«Дан» инклюзив спорт комплексында 2023 елда 38 чарада 3500 кеше катнашкан. 500 чамасы инвалид түләүсез шөгелләнгән.
Кайбер проектлар даими иганәчел, ярдәмчеләр белән бергә башкарылан. Әйтик ай саен ялгыз калган карт кешеләргә 30 данә ашамлыклар тупланмасы таратыла. Ә 50 ашамлык сертификаты балалар йортларыннан чыккан яшь ятимнәргә тапшырыла.
Очрашуда катнашкан имам Рафис хәзрәт Сәйфуллов исә киләсе 2023 ел “Ярдәм” фонды өчен “Коръән елы” булуына басым ясады. Ул фондның пансионатларында, тернәкләнү курсларында һәм “Ярдәм” мәчетендә даими Коръән укытулуын искәртте. Күзе күрмәүчеләргә яраклы Изге китап үзе һәм тәрҗемә-тәфсире китапханәләр, мәчетләр, мәдрәсәләр өчен бушлай таратыла.