«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен – тәфсирен Луи Брайль шрифтында бастырып чыгаруларын әйтте.
«2024 ел «Ярдәм» мәчетендә Коръән елы дип билгеләнде. Без ун елдан артык Луи Брайль шрифты буенча Коръән бастырабыз. Коръәнне төрле төбәкләргә җибәреп торабыз. Брайль шрифты күбрәк рус һәм татар телләрендә таралган. Узган ел без Татарстан Диния Нәзарәте рус теленә тәрҗемә иткән Коръәннең тәфсирен Луи Брайль шрифтына күчереп, бастыра башладык. Быел да без Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен – тәфсирен Луи Брайль шрифтына күчереп, бастырып чыгарырга ниятлибез», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.