10 гыйнвар, чәршәмбе, 10:00. Декабристлар ур., 2. 1 кат. Конференциялар залы. “Татмедиа”, “Идел-Пресс” бинасы.
МАТБУГАТ ҖЫЕЛЫШЫ
“Журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге бүләк(премия) оештыру”.
Әлмирә апабызга быел июль аенда 86 яшь тулыр иде. Тик 2021 елда ул вафат булды. Журналистика ветераны соңгы дистә елын «Ярдәм» дә үткәрде. Фонд аның йорты булды. Бездә ул иҗат, иҗтимагый эш белән дә шөгелләнде. Аннары, ике ел урын өстендә ятты. «Ярдәм» аны һәм караучысын ризык, дарулар, кирәк-ярак белән тәэмин итеп торды.
Ул Татарстан журналистикасы легендасы. Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмирә Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1964 елдан башлап 1993 елга кадәр Казанда “Азат хатын”, “Сөембикә” журналларында эшләде. Ул мөселман-хатын-кызлары лидеры булды. Паспортка яулык белән фотога төшү хокукын алды. “Мөслимә” газетасын чыгарды.
Аның якты истәлеген хөрмәт итеп, үрнәк итеп “Ярдәм” фонды журналистлар өчен Әдиятуллина премиясын оештырырга булды.
+79655883326, “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды матбугат хезмәте.