“Ярдәм” гомуммилли хәйрия фондының Борбаштагы пансионатында укучы егетләр “Рашидә” Корьән ятлау үзәгендә булып, Корьәннең 30-нчы парәсен яттан сөйләү буенча сынау үттеләр.
Алар арасыннан Идрисов Муса сынауны яхшы үтеп сертификатка ия булды. Алга таба да Аллаһ Раббыбыз аңа тел ачкычларын бирсен.
Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли.

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кадны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/