«Сөләйман» мәчете мәхәлләсен Казан мэры котлады

Илсур Рәис улы сүзләре халыкның күзен дымландырды. Ул ихлас җөмләләр белән «Сөләйман» мәчете тарихын бәян итте һәм Илдар хәзрәт Баязитовны, аның командасын башкаларга да иманлылык үрнәге итеп куйды.

«Барыгызга да мәчетне һәм бистәне үстерүдә өлеш керткән өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай илебезне, шәһәребезне бергәләшеп үстерик, матурлыйк. Сезне чын күңелдән котлыйм!»- диде Илсур Метшин.

Татарстан башкаласы Казандагы Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды. Аны ачуда Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар катнашты.

Казан шәһәре мэры «Сөләйман» мәчетенә һәм фондка ярдәм кулын сузган булган. Аңа Серов урамында җир бүлеп бирелә. «Сөләйман» мәчете командасы белән «Ярдәм» исемле мәчет үсеп чыга.

Безнең күз алдыбызда яшәүдән ваз кичкән, упкын алдында калган кешеләр тормышның мәгънәсен аңлый башлый. Һәм фонд бурычы — мондый кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. “Ярдәм” республикада гына түгел, Россиядә дә хәйрия өлкәсендә лидер булып тора. Яңартылган «Сөләйман» мәчете дә изге эшләрне дәвам итә.

Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылды, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелде.

Яңа бинада зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар.

Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдерелә.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән иде. Бу мәчет кабаттан, яңача итеп салынды. Ишек алларына матур итеп ташлар җәелгән. Коймалар корылган. Койма яннарына яшел чирәм утыртылган.