телефон для связи: 8(800) 101-5085



Левченко диндарларын мөфтиебез котлады

Левченко диндарларын мөфтиебез котлады

16.11.2023

Мөфти Камил хәзрәт мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшерде: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә яки катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә шундый ук сыйфатта Җәннәттә йорт бүләк итәр”. “Мәчетләр сыйфатлы, яхшы итеп эшләрлек итеп төзелергә тиеш,” – дип тә өстәде ул.

Казандагы Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды. Аны ачуда илкүләм билгеле дин эшлеклесе, мәгърифәтче мөфти Камил хәзрәт Самигуллин катнашты.

Татарстан мөселманнары юлбашчысы мәчет, мәхәллә. Левченко бистәсе халкын ихластан котлап, аларга иман байлыгын, уңышлы эшләр теләде.

«Сөләйман» мәчетен ачуда Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, күпләгән дин әһелләре, абыстайлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашты.


Мөфти Камил хәзрәт мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшерде: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә яки катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә шундый ук сыйфатта Җәннәттә йорт бүләк итәр”. Ул әлеге мәчетнең үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүдә зур таяныч булачагына ышанычын белдерде. Мөфти мәчет комплексын төзүгә зур өлеш керткән Разия Исмәгыйль кызы Еникееваны Нәзарәтнең рәхмәт хаты белән бүләкләде.

“Мәчетләр сыйфатлы, яхшы итеп эшләрлек итеп төзелергә тиеш,” – диде ул “Сөләйман” мәчетенең саллы булып салынуына ишарәләп.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар да катнашты.

Яңа бинада зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

Мәчет адресы:  Казан шәһәре, Ютазы урамы, 8а, к1.

Помочь проектам фонда
 

Ошибка!

Что-то пошло не так, пожалуйста, повторите попытку.

Ошибка!

При этом способе платежа максимально можно выбрать не более 5 подопечных.