Зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар.

16 ноябрьдә Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачыла.
Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылган, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән.
Зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.
Мәчет проекты авторы — архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.
Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.
Ачылышның көне һәм урыны: 2023 елның 16 ноябре, 11:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Ютазы урамы, 8а, к1 адресы буенча.
ММЧ вәкилләре +79655883326 телефоны буенча аккредитацияләнә, “Ярдам – Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды матбугат үзәге.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 1992 нче елда республикабыз мөселманнары корылтае карары белән оеша. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүген түбәндәге административ-территориаль структур бүлекчәләрне үз эченә ала: 10 казыят, 48 район мөхтәсибәте, теркәлү узган 1560 мәхәллә, 8 мәдрәсә. Шулай ук нәзарәт Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм «Ихсан» урта гомумбелем бирү мәктәпләре – хосусый белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючы, Россия ислам институтын һәм Болгар ислам академиясен гамәлгә куючыларның берсе булып тора. Әлеге уку йортларында 3852 шәкерт гыйлем ала һәм 283 мөгаллим укыта. Татарстан территориясендә урнашкан 690 мәчет каршындагы Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча курсларда 12 250 шәкерт укый, 1450 кеше остазлык итә. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәшзарәтенең методик җитәкчелеге астында Хәләл стандарты комитеты, “ТР Вакфы” фонды, Татарстандагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ – Хаҗ”, “Зәкят” хәйрия фонды, “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлек алып бара.