Борбаш авылында эшләп килүче балалар пансионатына(«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты) кунакта “Рашидә” Корьән ятлау үзәгеннән остазлар булды.
Әлеге үзәк тарафыннан оештырылган “Татар хафиз” проектында катнашу өчен егетләрнең корьәнне яттан сөйләү дәрәҗәләре тикшерелде. Киләчәктә әлеге үзәк белән берлектә алга таба эшне Аллах Раббыбыз дәвамлы кылсын.
Пансионат бер гаилә булып җылы, туганҗанлы атмосферада яши. Асыл максаты – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.
Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли.

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кадны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/