“Сираҗи сүзе” газетасы мөхәррире Искәндәр Сираҗи “Ярдәм” вакыфында булган һәм хәйран калып мәкалә язган.
Укучыга ихлас һәм гаделлек сөюче кеше буларак таныш булган Искәндәр Сираҗи “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды каршындагы проектларны барлаган. Яңа ачылган социаль ашханәне карап чыккан. Аннары ул Левченко бистәсендә яңадан төзелгән “Сөләйман” мәчетен сәйран иткән.
«Сираҗи сүзе» газетасы Татарстандагы иң кыю газета булып санла. Аңа һәр айдан язылырга була. Язылу индексы: ПАП каталогында – П3496. Газетаны гамәлгә куючы һәм баш мөхәррир – Искәндәр СИРАҖИ.