Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев вафат.
Разил Вәлиев “Ялкын” журналында, Чаллы Язучылар оешмасында, Татарстан Язучылар берлегендә эшләде. Аннан соң Татарстанның милли китапханәсе директоры, Югары Советның мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булды.
Разил Вәлиев төпле белемле, иҗади кеше иде. Бүгенге көндә җыр мәйданының иң уртасында Разил Вәлиев тора. Аның җырларында тормыш матурлыгы һәм мәхәббәт сагышы, халык язмышы һәм киләчәккә өмет – һәммәсе дә бар. Разил Вәлиевнең «Ватаным», «Сагынам», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз» һәм башка бик күп җырлары чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы. Әйтерсең, алар каләм белән ак кәгазьгә язылмаган, ә йөрәктән саркып чыккан. Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь генә халык күңеленә барып җитәрлек шундый җырлар иҗат итә ала.
Разил Вәлиев сүзләренә күренекле композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдинов, М.Яруллин, Ф.Әхмәтов, Р.Кәлимуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Әхиярова, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова көйләр язалар. Ул җырларны танылган җырчылар И.Шакиров, Ә.Афзалова, Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, В.Ганиева, Р.Ибраһимов, Р.Сәхәбиев, Р.Ибраһимова, А.Вәлиев, А.Фәйзрахманов һәм башкалар җырлый, халыкка тарата.
Якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.