Остабикәләр җыелышы

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенда дини мөгаллимәләр җыелышы узды. Чыгыш ясаучы хәзрәтләр остабикә ханымнарга олы рәхмәтен белдерде.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте «Ярдәм» мәчетендә дини мөгаллимәләр җыелышын уздырды. Чыгыш ясаучы хәзрәтләр остабикә ханымнарга олы рәхмәтен белдерде.

 Алар хезмәте — дәгъвәт юлы һәм ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең кушканы буенча башкарыла. Бу турыда билгеле мәгърифәтче Зөлфәт хәзрәт Габдулла сөйләде.

«Ярдәм» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Әминев катнашучыларга РФ кануннарына туры китереп рәсми документларны төзү һәм Татарстан Диния Нәзарәтендә кабул ителгән уку-укыту программасының стандартларын саклау хакында сөйләште.

Яңа уку елы башында мәҗбүри аттестация узу да кирәк булачак. Остазбикәләр бер-берсе белән тәҗрибә дә уртаклашты.

Күңелләребездә мөкатдәс Ислам
динебезгә карата мәхәббәт артсын, иманнарыбыз нык
булсын. Раббыбыз Аллаһы Тәгаләне, изге Китабы Коръән
Кәримне, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ихлас күңелдән
сөючеләрдән булыйк.