Борбаш авылы мәктәбе тынып калды

Бу авылдан, күрше авыллардан килеп һәм якындагы пансионаттан кереп балалар укыган мәктәптә соңгы кыңгыраулар узды. Балалар тавышы белән шатланып яшәгән уку йортыннан еллык имтиханнарын тапшырган укучылар өйләренә яки башка урыннарга таралды. Бары тик тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары гына дәүләт имтиханнарына әзерләнә.

Борбаш авылы мәктәбе тынып калды. Бу авылдан, күрше авыллардан килеп һәм якындагы пансионаттан кереп балалар укыган мәктәптә соңгы кыңгыраулар узды. Балалар тавышы белән шатланып яшәгән уку йортыннан еллык имтиханнарын тапшырган укучылар өйләренә яки башка урыннарга таралды. Бары тик тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары гына дәүләт имтиханнарына әзерләнә.


«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының малайлар пансионатында яшүсмерләргә беренче чиратта шушы мәктәптә тирән белем бирелә. Аларны мәктәптә яхшы укыганнары өчен яраталар.

Шулай ук үзен зур кеше, кирәкле шәхес итеп хис итәргә башка мөмкинлек бар. — Шәкертләр Борбаш авылы мәхәлләсендә эшендә дә катнаша. Халык шәкертләргә теләктәшлек күрсәтә.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кодны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/