Тәфсир аша аңлатыла

«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының малайлар пансионатында яшүсмерләргә Аллаһы Тәгалә сүзен һәм боерыгын яхшылап аңларга мөмкинлек бар. Бу эштә Тәфсир дәресе ярдәм итә.

Тәфсирне пансионат мөдире Альберт Базагутинов укыта. Шәкертләргә Борбаш авылы мәхәлләсе дә теләктәшлек күрсәтә.

Борбаш пансионатының асыл максаты, балаларның туган авылларында бик кирәк булган кешеләр — динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кодны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/

Борбаш авылы балалар пансионаты, бугенге кондэ 21 бала укый, 4 сыйныфтан алып 11 сыйныфка хэтле. Монда балалар мэктэптэн тыш Динебезнен гыйлемнэрен хэм тэрбиясен алалар.

Уку процессы, олы торкем, Тэфсир дэресе

9 сыйныф укучы Зиннатуллин Исмаил жомга вэгэзен сойли пансионатта