Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәликә ханым Гыйлметдиновага “Бердәмлек” медален тапшырды

Бүген, Шәүвәл аеның 22-нче көнендә хәйрия һәм кешелеклелек даирәсендә куйган тырышлыклары өчен Мәликә ханым Гыйлметдинова “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде.

Бүген, Шәүвәл аеның 22-нче көнендә, Татарстан Диния нәзарәтендә мәртәбәле кунак булып китте: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ярдәм» гомуммилли фонды вице-президенты, мәшһүр җәмгать эшлеклесе, башкалабыз Казан шәһәренең депутаты Мәликә ханым Гыйлметдинованы кабул итте.

Очрашу барышында ТР МДН башлыгы Мәликә ханым һәм «Ярдәм» вакыфының күпьеллык нәтиҗәле хәзмәте, сыйныфларара һәм кешеләр арасында мәрхәмәтлелек, татулыкны үстерүгә зур өлеш кертүен искәртеп узды.

Хәйрия һәм кешелеклелек даирәсендә куйган тырышлыклары өчен Мәликә ханым Гыйлметдинованы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Камил хәзрәт чын күңеленнән Мәликә ханымны олы казанышлары белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләдә бәрәкәт, дини һәм иҗтимагый эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм Татарстанда, Россиядә Исламның үсеше өчен күп еллар куйган хезмәте өчен рәхмәтен белгерде.

Мәликә ханым Гыйлметдинованың Татарстанда, Россиядә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга керткән өлеше дә югары бәяләнеп узылды.