Көмеш тавышлы Мөслимә Шәфыйк вафат

Мөслимә Шәфыйк «Ярдәм» вакыфы чыгаручы «Татар-Ислам» интернет-газетасында чыккан соңгы мәкаләсендә: «Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!» — дип язган иде. Үз, урының да Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!


«Ярдәм» фонды яклавы астында булган зыялы апалар бер-бер артлы китә тора. Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Мөслимә Шәфыйк бүген вафат! Иртәгә Магнитогорск каласында дәфен ителә.

Рамазанда «Ярдәм»гә кайта алмады

Татарстан радиосы легендасы, аның көмеш тавышлы йолдызы, халык хатларын укып дан казанган Мөслимә Шәфыйк (Лена Шәфыйкова) узган еллардагы кебек, «Ярдәм» ифтарларына килеп тернәкләнү үзәге карамагында яши алмады. Ул Казанга быел кайта алмады. Мөслимә ханым фани гомеренең соңгы айларында кызы гаиләсендә яшәде һәм бакыйлыкка күчте.

Татарстан радиосы легендасы Мөслимә Шәфыйк «Ярдәм» фонды каршындагы тернәкләнү үзәге карамагында булды

Әлмирә Әдиятуллина вафатын авыр кичерде

«Ярдәм» гомумилли хәйрия вакыфында тәрбияләнгән, ике ел элек вафат булган Әлмирә Әдиятуллинаны югалтуны ул авыр кичерде. Чөнки Мөслимә апа белән Әлмирә апа гомерлек дус «`һәм фикердәш иде.

«Ул безгә бик кирәк»

Радио-журналист Мөслимә Шәфыйк Әлмирә Әдиятуллина турында: «Без университетта да бергә укыдык, аңа кадәр Тукай клубына да бергә йөри идек, гомер буе бергә булдык. Балалар да бергә үсте. Олы җитәкчебез, әйдәүче булды, хәзер ул безгә бик кирәк»,  — дип сөйләгән иде.

Аллаһының рәхмәте яусын!

Шулай ук «Ярдәм» фондында тәрбияләнгән Әлмира апа үзе дә Мөслимә дустының «Ярдәм» фонды типографиясендә чыгарган «Корычлар ныклыгыгынамы? » дип аталган китабы турында «Пөхтә һәм сыйфатлы итеп чыгарылган әлеге мәҗмуга халкыбыз тарихын, мәдәниятен, рухиятен өйрәнүчеләргә бик әйбәт кулланма да булып тора. Авторга да һәм басмага үз өлешләрен керткән барлык шәхесләргә Аллаһының рәхмәте яусын! Киләчәктә дә уңышлар телибез аларга», — дип язып калдырган иде.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Беренче бүләк-премия

Әлмира апа Әдиятуллина вафатыннан соң бер елллыкка «Ярдәм» фонды залында узган мәрәсимдә Әлмира апа Әдиятуллина исемендәге беренче бүләк-премия Мөслимә Шәфыйкка тапшырылды.

Ни дип язган булган?

Мөслимә Шәфыйк үзе исә «Ярдәм» вакыфы чыгаручы «Татар-Ислам» интернет-газетасында чыккан соңгы мәкаләсендә: «Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!» — дип язган булган. — Үз, урының да Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Тулырак итеп бу турыда монда язылган булган:

https://yardemfond.ru/wp-admin/post.php?post=10099&action=edit

https://yardemfond.ru/2021/09/07/m-rh-m-lmir-diyatullinany-kyzy-nine-gel-mine-chakyrganyn-ishet-m/

http://www.tatar-islam.com/publ/m_kal_l_r/analitika/mill_tebezne_asyl_zatlary_bulyp_segez_balalar/3-1-0-15551