телефон для связи: 8(800) 101-5085
наш адрес: 420095, г.Казань, ул.Серова, д.4А
Имам эшенә практика бара

Имам эшенә практика бара

27.04.2023

«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының малайлар пансионатында яшүсмерләргә үзен зур кеше, кирәкле шәхес итеп хис итәргә мөмкинлек бар. Шәкертләр Борбаш авылы мәхәлләсендә тәравих намазларында имам булып катнашты. Халык шәкертләргә теләктәшлек күрсәтте.

Борбаш пансионатының асыл максаты, балаларның туган авылларында бик кирәк булган кешеләр – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.

Шул максаттан «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының Борбаш пансионатында өлкән сыйныфлардагы шәкертләр авыл мәчетендә тәравих намазларында имам булып катнашты.

Борбаш авылындагы уртак чаралар пансионат укучыларында имам эше һәм дини уку йортлары белән кызыксынуны арттырды.

Алар тырышып кирәкле догалар, салаватларын өйрәнде һәм кулланды. Хәзер исә алар башка намазлар, шул исәптән җомга намазларын да оештырырга өйрәнә.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кодны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/

Помочь проектам фонда
 

Ошибка!

Что-то пошло не так, пожалуйста, повторите попытку.

Ошибка!

При этом способе платежа максимально можно выбрать не более 5 подопечных.