Туган тел көнендә төртмәле китаплар

Туган тел бәйрәме күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыклар теленә һәм мәдәниятенә ярдәм итә. Шул эшне башкаручыларның һәрберсенә, иң беренче нәүбәттә имамнар, абыстайлар, укытучылар, фән, мәдәният, сәнгать әһелләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм һәр гамьле кешегә чын йөрәктән ихтирамыбызны, рәхмәтебезне белдерәбез.

«Ярдәм» хәйрия фонды Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан котлый. Без Татарстан җитәкчеләре котлавына кушылабыз һәм мөкатдәс туган телебезне саклау, үстерү өчен хезмәт куюны дәвам итәбез.

Туган тел бәйрәме күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең теленә һәм мәдәниятенә ярдәм күрсәтү, аларны пропагандалау бурычларын уңышлы хәл итүгә тагын да ныграк этәргеч бирә.  

Игелекле, җаваплы бу хезмәтне башкаручыларның һәрберсенә, иң беренче нәүбәттә имамнар, абыстайлар, укытучылар, фән, мәдәният, сәнгать әһелләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм җиң сызганып эшләүче һәрбер гамьле кешегә чын йөрәктән ихтирамыбызны, рәхмәтебезне белдерәбез.  

«Ярдәм» хәйрия фонды да туган телне, Татарстан һәм Россия халыклары телләрен, мәдәниятләрен саклау буенча зур эшләр башкара. Шул максаттан фонд оештырган проектларга күп төрле телле кешеләр барлык регионнар һәм төбәкләрдән килеп тернәкләндерү үзәгендә белем ала, сәламәтлеген ныгыта. Фонд җирлегендә күп санда татарча, русча һәм башка телләрдә мәдәни, рухи чаралар уза.

Шулай ук безнең фонд туган телгә ярдәм һәм теләктәшлек йөзеннән матбугат чараларын ачты. Әйтик «Татар-Ислам» порталы, яки «ЯрдэмТат» проекты шундыйлардан. Гаммәви ысуллар аша хәбәрләр мокатдәс туган телебездә таратыла. Нәшриятебездә даими татарча һәм башка телләрдә китаплар чыгарыла.

«Ярдәм» хәйрия фонды бармак белән укый торган татарча китаплар да бастыра. Сез дә фондның туган телдәге шундый изге эшләрендә катнаша аласыз.

Татар һәм башка телләрдә эш алып бару матур, кызыклы, тик бик гади һәм җиңел эш түгел. Әдәби телен белүче хезмәткәрләр кытлыгы, татарча кулланучылар саны кимү бар. Шулай булуга кармастан «Ярдәм» хәйрия фонды хәттә бармак белән укый торган татарча китаплар да бастыра.

Сез дә фондның туган телдәге шундый изге эшләрендә катнаша аласыз. «Ярдәм» фонды табыш алу яки рейтинг туплау өчен корылмаган, ул изге эшләрне, табышсыз башкара. Туган телебез һәм мәдәниятне саклау да шундый яхшы ниятләребезнең берсе булып кала.