Депутат Мәликә Гыйльметдинова Туган тел көне белән котлады

Мәликә Гыйльметдинова: «Туган тел Ватан төшенчәсе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул безне берләштереп торучы. Һәр татарстанлы өчен туган тел – ул әби-бабаларыбыз калдырган якты амәнәт, бай мирас».

Бүген Республикабыз Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре, татар әдәбияте классигы, заманча татар әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Тукай әсәрләрен укып без балачактан туган телнең матурлыгын һәм байлыгын тоя башлыйбыз. Һәр татарстанлы өчен туган тел – ул әби-бабаларыбыз калдырган якты амәнәт, бай мирас. Аңарда гасырлардан килгән хикмәт сакланган. Ул киләсе буыннарга кадерле рухи мирасны саклап тапшырырга, тормыш корырга, иҗат итәргә көч бирә. Туган тел Ватан төшенчәсе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул безне берләштереп торучы. Ватанны сөю нәкъ менә туган телгә мәхәббәт, үз халкыңның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтенә хөрмәтле караштан башлана.

Кадерле дуслар, бу мөхим бәйрәм белән ихлас котлавымны кабул итеп алыгыз! Туган телебез уңышлы эшләргә, яңа җиңүләргә илһам һәм дәрман биреп торсын. Нык сәламәтлек, иминлек һәм барча изге эшләрне тормышка ашыруны теләп калам.

Хөрмәт белән Мәликә Гыйльметдинова, «Ярдәм – Помощь» Гомуммилли хәйрия фондының вице-президенты, Казан шәһәре Думасы депутаты.