Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов “Ярдәм” фонды җитәкчелеген Ураза гаете белән тәбрикләде.
Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов «Ярдәм» вакыфы шурасы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны һәм “Ярдәм” фонды президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлевне Ураза бәйрәме белән котлады.
«Чын күңелемнән Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим”, – диелә котлау хатларында.

