телефон для связи: 8(800) 101-5085



Матбугат белән Интернет авызны бергә ача

Матбугат белән Интернет авызны бергә ача

17.04.2023

“Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды Казанда журналист, блогер һәм матбугат остазлары өчен «Медиа-ифтар» оештырды. «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең мактаулы хезмәтен бәяләп узды һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.

Башка төрле  журналистлар

«Авыр вакытларда да сез матур эшләрне яктыртыр өчен үзегездә көч табасыз. Тик файдалы, яхшы эшләр, хәйриячелек турында сөйләү рейтингны күтәрми, ә негатив вакыйгалар мизгел эчендә рейтингны өскә җибәрә. Шуңа күрә кайберәүләр сенсация артыннан куа, хайп эзли. Ә Сез – башка төрле журналистлар. Сез изгелек илчеләре. Халыкны тәрбиялисез, яхшылыкка чакырасыз. Шуңа күрә дә без сезне хөрмәт итәбез», – диде Илдар Баязитов.

Язганны тарата белергә кирәк

«Ярдәм Помощь» гомумимилли хәйрия фонды комплексында журналистлар белән бергә блогерлар, Интернет-сәүдә белгечләре дә авыз ачуда катнашты. Таргет, SMM белгечләре дә тәҗрибәләре белән уртаклашты. Заманасы шундый: язу гына җитми, язганны тарата белергә дә кирәк.

Эдуард Хәйруллинны искә алдылар

Намаз укыр алдыннан азанны журналист һәм шоумен Марсель Әхмәдулла әйтте. Догалы өлештә күрмәүче имамнар сүз алды. Чарада Имран хәзрәт Шибугаев Коръән укыды. Аннары Фәнис хәзрәт Миңгәрәев арабыздан киткән журналистларны искә алып рухларына дога калды. Бу көннәрдә вафат булган, ОРТ каналының элеккеге хәбәрчесе, Татарстан рәисенең матбугат сәркатибе булып эшләгән Эудард Хәйруллинны мәтам иттеләр. Шулай ук телевидение журналисты һәм режиссер Рифат Йосыповны искә алдылар.

Бәхетле кешеләр

Илфат Фәйзрахманов, «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире очрашуда сүз алды: «Телевидениеда мин 22 ел эшләдем. Шулай ук туган телебездә газеталар чыгарам. Гомер барышында аңлап бетереп булмый. Эшне, хезмәттәшләрне, еллар үткәч кенә анализлыйсың. Без бик бәхетле кешеләр икән бит. Бу залдагы журналистлар сабыр була белә, яшәү рәвешен дә дөрес алып бара. Сез яшь буынга күп нәрсәдә үрнәк булып торасыз”.

Махачкалада радиода эшләгән

 «Ярдәм» хәйрия фондының реабилитация үзәгендә бүген күрмәүче инвалидлар укый. Алар арасында да бер журналист бар булып чыкты. Хадичәт Рамазанова Дагыстанда яши. Ул Махачкаладан торып “Созведие” исемле радиода тапшырулар алып барган. Үз республикасы мәдәнияте турында сөйләгән. Ә хәзер Җәмиләт рухи тормыш белән кызыксына һәм ул Казанга Коръән укырга өйрәнергә килгән. 

Күзе күрмәүче журналист

Ә Ислам Рамазанов исә Казанда туып үскән. Ул “Ярдәм” фонды каршында тернәкләнгән. “Ярдәм”  мәчете янында дингә дә килгән. Берочтан Казан дүләт университетында журналистика факультетын тәмамлаган. Хәзер ул ирекле журналист булып  эшли. Ислам “Ярдәм” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгенең өстенлеге, уңайлы уку һәм дәва урыны булуы турында сөйләде. Ул үзәк җиткәчесе Мәликә ханым Гыйлметдиновага олы рәхмәтләрен белдерде. Күрмәүче кеше яңа туган бала кебек. Аны аякка бастыру, кеше арасына чыгару, белем һәм профессия бирү авыр эш. Моның өчен Исламга да, гаиләсенә дә, “Ярдәм” фондына бик нык тырышырга кирәк булган.

Журналист белән блогер бергә атлый

Чарада катнашучы Татарстан журналистлар берелеге вәкиле Гөлнирә Габдулла каләм ияләрен бердәм булып яшәргә чакырды. Ә Ютуб-блогер һәм “Сөембикә” журналы хезмәткәре Фагыйлә Шакирова исә блогерлар һәм журналистлар арасында аермалыкларны һәм бердәмлекне үз эшендә тоеп яши. “Алар арасында зур аерма юк, тегеләре дә, болары да халык белән бергә булырга тиеш. Шул вакытта аларга дан килә”,- дип саный Шакирова.

Укытучылары да яхшыга чакыра

Кунаклар арасында каләм ияләренең укытучылары да бар иде. Россия ислам институтуның журналистика кафедрасы җитәкчесе Айгөл Гыйлманованы дини, рухи журналистиканы пәйдә китерүче итеп таныттылар. Ә Казан федераль университетында элек “журфак” дип аталган, ә хәзер аерым институт булган урында белем бирүче профессор Резеда Даутова исә үзе дә 30 еллар элек “Вечерняя Казань” газетасында мәдәни, рухи темаларны яктырткан. Беренче ифтарлар турында да ул шул вакытларда язган булган.

Шагыйрь журналистлар

Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина Хәсән Туфан, Илдар Юзиев, Шәмсия Җиһангирова  шигырьләрен укытып халыкны елатты, яхшыга ымсындырды. Шунысы кызык, бу шагыйрьләр дә журналист булып матбугатта эшләгән. “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та журналист та, шагыйрь дә булып чыкты.  Еш кына каләм ияләре матур итеп шигырьләр дә яза, матбугатта да хезмәт итә.

Озак хезмәт җимеше

“Медиаифтар”ны оештыручылар да ветеран журналистларны хөрмәтләүгә зур игътибар бирде. Республика басмаларында, радио-телевидениедә озак еллар хезмәт куйган шәхесләр белән беррәттән танылган блогерлар җәмгыятьтә рухи-дини кыйммәтләрне үстерү, яшьләргә ислам тәрбиясе бирү, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау турында фикер алышты.

Колачлы ифтар

“Медиа-ифтар” Казандагы «Ярдәм» мәчетендә көн саен уза торган авыз ачулар кысасында узды. Матбугат әһелләре мондагы мәхәллә кешеләре, моҗтаж кешеләр, инвалидар белән дә аралашты. Монда көн саен фонд тарафыннан 1000-нән артык ифтар подносы төрелеп таратыла. Берочтан мәчет зхаллырнда 500 кешегә авыз ачу өстәлләре дә корыла. Бу эшне «Ярдәм-Помощь» фонды оештыра.

Помочь проектам фонда
 

Ошибка!

Что-то пошло не так, пожалуйста, повторите попытку.

Ошибка!

При этом способе платежа максимально можно выбрать не более 5 подопечных.