Сәидә Мөхәммәтҗанова. Fashion Iftar. Ашаган белми…

«Ашаган белми, тураган белә.». — Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Fashion Iftar 2023 турындагы сүзләрен дә игътибарсыз калдырмаганнар.

«Татарстан Ньюс» каналы ифтарлар турында татарча әңгәмә оештырган! Әйдәп баручы блогер Роберт Исламов «Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин белән сөйләшкән.

«Дуслар, Рамазан ае ахырына якынлаша. Өченче чыгарылышыбызны ифтарларга багышларга булдык. Башка илләрдә ифтарларның ничек үткәрелүе һәм күмәк ифтарларга йөрү тиешлеме-юкмы булуы турында ниләр беләсез? » — дип яза бу канал.

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Fashion Iftar 2023 турындагы сүзләрен дә игътибарсыз калдырмаганнар. Бергәләп карыйк!