Әсхәт Каюмов: «Төрмәдә мин бәхет таптым»

«Безгә «Ярдәм» мәчетеннән Илдар хәзрәт Баязитов килгән иде. Күзе күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев белән дә таныштым. Аның турында белүчеләр бардыр. Аның, бөтен эшен ташлап, безнең янга килүе мине илһамландырды.»

Төрмәдә утырганда, «Тормышым бетте!» – дигәндә, мөселман кешесен очраттым. Кызганычка, исемен дә, кушаматын да хәтерләмим. Без аның белән 1-2 тапкыр гына күрештек. Безнең беренче очрашуда ул егетләрнең мат белән сөйләшкәнен һәм тартканын кабул итмәде. Икенче очрашуда аннан нинди китап укыганын сорадым. 

Ул миңа ислам дине турында сөйләде. Коръәнне беренче тапкыр төрмәдә укыдым. Күңелемдәге суларга бирмәгән авыр йөк 3 айдан соң юкка чыкты. Сүрәләрне укып чыккач, баштагы кайгылар юк булды. 

Безгә «Ярдәм» мәчетеннән Илдар хәзрәт Баязитов килгән иде. Күзе күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев белән дә таныштым. Аның турында белүчеләр бардыр. Аның, бөтен эшен ташлап, безнең янга килүе мине илһамландырды.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/asxat-kayumov-tormada-min-baxet-taptym-5858229