Мөфти Камил хәзрәт туган көн

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов туган көне белән котлау юллады.

Анда биредәге сүз юллары бар: «Сезне Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте, “Ярдәм” мәхәлләсе һәм “Ярдәм” фонды исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз. Бәйрәмегез белән котлап, туар таңнар куңел тынычлыгы, исәнлек-сихәтлек, шатлык-сөенечләр генә алып килсен, дип телим! Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, муллыкта, хәерле гомер кичерергә язсын! Сезгә тазалык-саулык, зур уңышлар, бәхет-сәгадәт телим. Аллаһы Тәгалә күңел тынычлыгыннан, тән тазалыгыннан, иман байлыгыннан беркайчан да аермасын».

«Дин, халык, ил, Ватан өчен бергә хезмәт итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Әмин!» — ди олы ихтирам һәм ихлас догалар белән Илдар хәзрәт Баязитов.