Илдар хәзрәт Баязитов: Ватан файдасына гамәл кылырга язсын!

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан ае башлану белән котлый.

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов Рамазан ае башлану белән котлый.

Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух, хөрмәтле дин кардәшләрем!

Барчагызны да көтеп алынган Рамазан ае белән котлыйм. Бу озак көтеп алган ай һәр мөселманга рухи һәм әхлакый чисталык алып килә. Раббыбыз безнең ураза, догалар, тәравихлар белән шатландыра. Ул бәрәкәт, бик кхп саваплар китерә, иманны ныгыта!

Бу айда аеруча нык итеп мохтаҗларга, сәламәтлеге начарларга, ятимнәргә, ялгыз һәм картайган кешеләргә ярдәм итик! Рамазан аен тырышлыкта, күп эшләп үткәрү насыйп булсын!

Кадерле Ватаныбыз файдасына игелекле гамәлләр кылырга язсын.

Ихтирам белән, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов.