Фәрхәт Хөснетдинов — Болгар ислам академиясе ректоры

Большой друг и наставник фонда «Ярдам-Помощь», видный государственный и общественный деятель, Президент Филиала Российского Союза боевых искусств по РТ Фархат Хуснутдинов выбран ректором Болгарской исламской академии.


Большой друг и наставник фонда «Ярдам-Помощь», видный государственный и общественный деятель, Президент Филиала Российского Союза боевых искусств по РТ Фархат Хуснутдинов выбран ректором Болгарской исламской академии.

Фәрхәт Хөснетдинов Болгар ислам академиясенең яңа ректоры итеп билгеләнде. Бүген академиянең гамәлгә куючылар советында шундый карар кабул ителде. Утырыш ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында Казан ислам көллиятендә узды.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Хөснетдинов Фәрхәт Госман улы 1964 елның 18 ноябрендә Кукмара районының Зур Кукмара авылында туган.  1992 елда — «Хокук белеме» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 2014 елда «Психология» юнәлеше буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
2005-2006 елларда — ТР Премьер-министры ярдәмчесе — ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
2006-2010 елларда — ТР Премьер-министры секретариаты җитәкчесе;
2010-2011 елларда — ТР Президентының эшләр идарәчесе;
2011-2014 елларда — «Связьинвестнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе;
2014 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан судья һәм ТР Конституция суды рәисе итеп сайланган иде.
Татарстанның атказанган юристы, беренче квалификацион класслы судья, юридик фәннәр кандидаты.