Быелгы Рамазан өчен: укы, тарат!

Рамазан ае 22 март кичен башланып беренче тәравих укыла. 29 көнлек ураза 23 марттан. Рамазан бәйрәме 21 апрель. Гает намазы турында соңарак язылыр. Фитр 800 (150), фидия 350 сум. Зәкәт нисабы 454000 сум.

Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте бүген Рамазан аеның мөхим мәгълуматларын раслады.
Рамазан ае 22 март кичен башланып беренче тәравих укыла.  29 көнлек ураза 23 марттан. Рамазан бәйрәме 21 апрельда. Гает намазы турында соңарак язылыр. Фитр 800 (150), фидия 350 сум. Зәкәт нисабы 454000 сум.

Рамазан ае кайчан башлана?
Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне — 2023 елның 23 мартында.


Беренче тәравих намазы кайчан укыла?
Беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Рамазан аенда ураза ничә көн тотыла?
Ураза быел 29 көн тотыла.


Мөселманнар Ураза гаетен кайчан бәйрәм итәчәк?

Ураза бәйрәме быел 2023 елның 21 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.


Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре нинди?
Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме — 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә — 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.


Рамазанда мөселманнар өчен нәрсә әзерләнде?
1) Коръәнне хәтем кылу
Хәтем Ярдәм мәчетендә кылыначак.
2) Казан һәм Татарстан мөселманнары өчен ифтарлар
Казанда Ярдәм мәчетендә һәм көнне ифтарлар узачак.

Сез дә бу изге эшләрдә, кирәкле булган куар-кодны кулланып катнаша аласыз.