«Ярдәм» хәйрия фонды «Татар-информ» һәм «Интертат» редакцияләрен бүләкләде

 
«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда массакүләм мәгълүмат чараларын да билгеләп үтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар һәм рус редакцияләре, «Интертат» электрон газетасы редакциясенә рәхмәт хаты тапшырылды.

«Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов журналистларга хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.

«Шундый авыр вакытларда да сез яхшы эшләрне яктыртыр өчен үзегездә көч табасыз. Файдалы, яхшы эшләр, хәйриячелек турында сөйләү рейтингны күтәрми бит, ә негатив вакыйгалар мизгел эчендә рейтингны өскә җибәрә. Халыкны тәрбияләү дә сездән тора. Шуңа күрә дә без сезне хөрмәт итәбез», – диде Илдар Баязитов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yardam-xairiya-fondy-tatar-inform-ham-intertat-redakciyalaren-bulaklade-5864627