«Ярдәм» хәйрия фонды эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясалды

«Ярдәм» хәйрия фонды оештырган матбугат конференциясендә фондның 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Быел фонд оешуга унбиш ел булган.

«Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов журналистлар белән очрашуда фондның уңышлары турында сөйләде.

«Бу елны бик күп яңалыклар булды. «Дан» спорт комплексы ачылды, «Сөләймания» мәчете төзелеше башланды. Якыннары мобилизацияләнгәннәр өчен «Батырлык» акциясен башладык. Авыр вакытлар булса да, туктамыйбыз. Бик күп мохтаҗлар бездән ярдәм көтә», – диде Илдар Баязитов.

2022 ел дәвамында «Ярдәм» хәйрия фондының реабилитация үзәгендә 149 инвалид алты реабилитация курсы үткән. «Дорога жизни» социаль акциясе кысаларында атнага биш тапкыр мохтаҗ 350 кеше төшке аш белән тәэмин ителгән. Ел буена 84 мең ризык бокслары бирелгән. Корбан бәйрәмендә фонд тарафыннан 7,5 тонна ит таратылган.

Туганнары мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү өчен оештырылган «Батырлык» акциясе кысаларында 800гә якын гаиләгә 1 442 000 сумга азык-төлек алу өчен сертификатлар бирелгән. Мобилизацияләнгәннәргә 180 мең сумлык медикаментлар, 336 мең сумлык кием-салым һәм аяк-киеме тапшырылган.

Фондта күпфункцияле «Дан» спорт комплексы эшли башлаган, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең төп юнәлешләре булган «Бер-беребезгә ярдәм итик» һәм «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проектларының үсеш алган, күрмәүчеләр өчен Луи Брайль системасы буенча Коръән Тәфсирен бастыра башлаганнар.

«Ярдәм» хәйрия фонды 2022 ел башыннан мохтаҗлар өчен барлыгы 3 018 000 сумлык 2227 сертификат тапшырган.

Журналистлар белән очрашуда «Ярдәм» фонды Президенты Илһам Исмәгыйлев, «Ярдәм» фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова, «Ярдәм» фондының күрмәүче белгече Фәнис Мингәрәев һәм башкалар катнашты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yardam-xairiya-fondy-..