«Ярдәм» хәйрия фонды ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздыра

20.11.2019 — Пк посвященная началу реализации проекта по гранту Президента РФ (фото Салават Камалетдинов)

«Ярдәм» хәйрия фонды 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар буенча матбугат конференциясе уздыра. Очрашуда фондның төп казанышлары билгеләнәчәк, фонд эшчәнлеген актив яктырткан журналистлар бүләкләнәчәк.

Конференциядә «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов, «Ярдәм» фонды Президенты Илһам Исмәгыйлев, «Ярдәм» фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйлметдинова, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ярдәм» фондының күрмәүче белгече Фәнис Мингәрәев катнаша.

Очрашуда күпфункцияле «Дан» спорт комплексы эшли башлау, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең төп юнәлешләре булган «Бер-беребезгә ярдәм итик» һәм «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проектларының үсеше, күрмәүчеләр өчен Луи Брайль системасы буенча Коръән Тәфсирен бастыру, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә азык-төлек алу өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Батырлык» акцияләре турында сөйләячәкләр. «Батырлык» акциясе кысаларында 180 мең сумлык медикаментлар, 336 мең сумлык кием-салым һәм аяк-киеме тапшырылган.

Конференция катнашучыларны Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчете төзелеше, шулай ук ел азагында гамәлгә ашырыла башлаган мохтаҗ кешеләрне көндәлек тукландыру өчен оештырылган социаль ашханә проекты белән дә таныштырачаклар.

«Ярдәм» хәйрия фонды 2022 ел башыннан мохтаҗлар өчен барлыгы 3 018 000 сумлык 2227 сертификат тапшырган.

Матбугат конференциясе 21 декабрь 17:30да Серова 4А адресы буенча урнашкан «Ярдәм» хәйрия фонды чатырында узачак. Элемтә өчен: press@yardem.ru

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yardam-xairiya-fondy-el-natialare-buenca-matbugat-konferenciyase-uzdyra-5864331