«Ярдәм» фонды өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булышачак

«Батырлык» акциясе кысаларында туендыручылары мобилизацияләнгән гаиләләргә азык-төлек кибетләреннән ике меңлек сертификатлар таратылачак.

«Ярдәм» хәйрия фонды өлешчә мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләрен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү максатыннан «Батырлык» акциясен башлап җибәрә.

Акция «Ярдәм» фонды каршындагы азык-төлек кибетләреннән ике мең сум номиналлы азык-төлек сертификатлары таратудан гыйбарәт. «Туендыручыдан вакытлыча мәхрүм калган гаиләләр безнең кайгыртуга һәм игътибарыбызга мохтаҗ», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүгенге көндә инде 108дән артык туендыручысы мобилизацияләнгән гаиләне тәэмин итә алырлык акча җыелган.

«Батырлык» акциясендә азык-төлек сертификатлары алуда финанс ярдәме күрсәтү юлы белән һәркем катнаша ала. Тулырак мәгълүмат yardemfond.ru сайтында.

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar