Мәрхүмә Әлмирә Әдиятуллинаның кызы: «Әнинең гел мине чакырганын ишетәм»

«Музей ясый алырбыз дип өметләнәм»


Мәҗлестә Әлмирә ханымның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, фикердәшләре бар иде. Кызы Миләүшә Сафиуллина әле дә аның юклыгына ышана алмавын әйтте.

«Гел әнинең мине чакырганын ишетәм… «Миләүшә, кызым…» Мин әле ничек яшәргә икәнен аңламыйм, гомер буе әнинең канат астында булдым. Мин терәгемне югалттым.

Әнинең әйберләрен кадерләп саклап торам. Аның хезмәтләреннән торган архивны тәртипкә китерергә кирәк. Минем эшем күп әле. Әнинең эшен дәвам итәсе килә, Иншаллаһ. Аның күлмәкләрен дә саклап тотам, ул һәрвакыт матур киенә иде. Аның хезмәтләре һәм әйберләреннән музей ясый алырбыз дип өметләнәм. Әни үзе шуны тели иде. Кайда буласын белмим дә әле, бәлки, мәчеттә ясый алырбыз. Кызганыч, мин аны фото, видеога еш төшерми идем», — дип сөйләде ул күз яшьләре аша.

Өстәлдә хөрмә төшеннән ясалган тәсбих, зәңгәр калфак, ак шәл һәм тастымал тора. Зәңгәр калфакның өске ягы ак булган, хәзер инде сары төс кунган.

Әлмирә апаның яшьлек дусты Мөслимә апа Шәфыйкова аны ничек юксынуын сөйләде. «Без университетта бергә укыдык, аңа кадәр Тукай клубына йөри идек, гомер буе бергә булдык. Балалар да бергә үсте. Ул шулкадәр халык өчен янып яшәде, халыкны иманга кайтарырга тырышты, үзе турында уйламады. Олы җитәкчебез, әйдәүче булды, хәзер ул безгә бик кирәк», — ди ул.

Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе, табибә Миләүшә Гайфуллина Миләүшә ханым күршесендә генә утыра иде, ул да Әлмира апа турында җылы сүзләр әйтте. «Олы йөрәкле, кече күңелле, милләтпәрвар, кешеләрне, туган илне, туган телне яратучы, ышанычлы дус, тугры юлдаш, танылган җәмәгать эшлеклесе, көчле рухлы татар хатын-кызы иде. Аның белән эшләү рәхәт булды. Аның белән эшләгән еллар, уздырган чаралар, очрашулар — барысы да күңелдә. Ул һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп, «булдырабыз» дип эшләде. 

«Без булдырабыз!» өндәмәсе аңа бик тә туры килә. Үз янына фикердәшләр туплап, үз артыннан ияртеп баручы чын лидер иде ул безнең Әлмира апабыз. Төрле дәрәҗәдәге, төрле диндәге, төрле милләттәге кешеләрнең күңеленә ачкыч таба белүче талантлы журналист иде ул! Аның хезмәтләрен, милләт өчен тырышып йөрүләрен халкыбыз мәңге онытмас.Сөембикә, Мөхлисә Бубыйлар кебек ул да тарихта, халык хәтерендә сакланыр. Аның исеме киләчәк буын татар хатын-кызларына туган телне, милләтне саклауда үрнәк булыр», — ди ул.

«Әлмирә апа — динебезнең каһарманы, батыры»


Мәҗлесне Коръән сүзе белән «Ярдәм» мәчете имамы Абдуссабур хәзрәт Хәйретдинов башлады. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде. Ул бу дөньядан киткән һәркемнең яхшы ягын гына искә алырга кирәклеген әйтте. Әлмирә апаның фидакяр һәм тынгысыз булуын искә алды.

«Чараларда мин аңа сүз бирә идем. Сүз бирмәсәм дә: „Җәлил хәзрәт, бер җөмлә генә әйтим әле“, — диеп үзе теләк белдерә иде. „Әлмирә апа синең бер җөмлә озынрак була шул“, — дия идем. Әлмирә апа беребезгә дә тынгылык бирмәде, бүген юксынабыз инде. Без йоклап ятмас өчен Әлмирә апа кирәк. Һәркем үзеннән соң эш калдырырга тиеш иде, ул бик күп фидакяр хезмәт калдырды. Шундый фидакяр җаннар бүген безгә җитми», — ди ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәлил хәзрәттән соң үзенә сүз бирмәсләр дип өметләнгән булса да, алай булмады. Ул Әлмирә апаның хатын-кызлар өчен үрнәк булуын әйтте. Яулыктан паспортка фотога төшү хокукына ирешүен искә алды. «Әлмирә апа — динебезнең каһарманы, батыры. Кайвакыт мәйдан бар, ә шул мәйданга туры килә торган ат юк, кайвакыт ат бар, ә мәйдан юк. Хәзер мәйдан да, атлар да бар, әмма динебез өчен тиешле дәрәҗәдә хезмәт итмибез. Әлмирә апа үрнәгендә динебезгә файдалы булырга насыйп булсын», — дип сөйләде мөфти.

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов Әлмирә Әдиятуллинаның милләтне, динне яратуын ассызыклады. Аның кебек кешеләрне онытырга ярамавын әйтте.

«Әлмирә апа дин, халык өчен даими тырышты»


Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Әлмирә апа белән бергә эшләгән булган. «1994 нче елда бергә беренче тапкыр Коръән буенча бәйге үткәрдек. Ул шундый зур залда узган беренче чара иде. Ул бөтен гомерен дингә багышлады. Әлмирә апа дин, халык өчен даими тырышты. Шәхси тормышын да арткы планга куйды», — ди ул.

Мәҗлескә Татарстанда мөфтият оештырган кеше, беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин да бар иде. «Бәлки, без аны тиешенчә бәяли дә алмаганбыздыр. Әлмирә апа ул вакытта матбугат эшен алды. Без аны „тук-тук“ дип йөри идек. Ул һәрвакыт ишеккә кагып керер иде», — дип сөйләде ул, Әлмирә апага ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте.

1964 елдан 1993 елга кадәр Әлмирә апа «Азат хатын» журналында эшләгән. «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса ханым Маликова Әлмирә апа белән бергә эшләргә туры килмәгән, әмма ул еш кына редакциягә килеп йөргән, фикерләре белән уртаклашкан, киңәшләр биргән. «Аның бер киңәше минем өчен тормыш кагыйдәсенә әйләнде. Ул: „Тел ике кат йозак астында булырга тиеш — теш һәм ирен“, — дип әйтә иде. Шунысы гаҗәпләндерде: Әлмирә апа урын өстенә калгач, бер хәлле кеше нинди ярдәм кирәк дип сораган. Әлмирә апа чире белән бәйле ярдәм сорамаган. „Мин китап язам, шуны чыгару өчен акча кирәк“, — дигән. Ул һәрвакыт өмет белән яшәде. Ул күпкырлы шәхес иде», — ди ул.

Ак калфак оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова хатын-кызның милли тормышка өлеш кертергә бурычлы дигән фикерен җиткерде. «Без аны экраннан күрәбез, әмма ул яныбызда һәм әле дә фикерләрен баш миенә сала кебек. Ул балаларга китап алып килергә өнди иде. Ул үз фикерен әйтмичә калмый иде. Аның татар тормышына керткән гамәлләре бик зур», — ди ул.

«Аның эшен дәвам итүчеләр бар»
Әлмирә апаның фикердәше Вәсилә абыстай Рәхимова аның һәркем белән уртак тел таба белүен ассызыклады. «Әлмирә апа эшен дәвам итүчеләр бармы дигәндә, аның эшен дәвам итүчеләр бар, Аллага шөкер. Ул матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләрен дини белем алырга өнди иде. Әлмирә апаның үзенә дә бик күп тапкырлар әйткәнем булды, ул „Ярдәм“ мәчетендә „сын полка“ иде. Әлмирә апа ачысын-төчесен күрсә дә, ул Аллаһы Тәгаләнең сөекле кызы иде. Аллаһы Тәгалә аны саулык белән сыйлады. шул яшенә кадәр йөгерә-йөгерә эшләде», — ди ул.

Татарстанда ислам тарихын өйрәнүче мөгаллимә Резеда ханым Сафиуллина аның кебек булырга мөмкин түгел, ди. Ул Әлмирә апаның татар мөселман журналистикасына керткән өлешенең биниһая зур булуын әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов ел саен журналистлар арасында Әлмирә апа исемендәге бәйге уздырырга тәкъдим итте. Ул 30 мең сумлык фондны әзерләп тә куйган. Аны мәчеткә тапшырды.

Әлмирә ханым «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесен оештырган. Ул бәйгенең беренче җиңүчесе — Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров. «Әлмирә апаның яшьләргә дини белемне җиткерү өчен күп көч куюын әйтте. «Әлмирә апа шушы бәйгедә катнашучылар өчен сорауларны үзе әзерли иде. Анда тарих һәм мирасыбыз турында белемне дә арттырырга тырышты. Ул бәйге Коръәнне тагын да тирәнтен өйрәнүгә этәргеч булды», — ди ул.

«Әфганчыларны каршы алган беренче татар журналисты иде»


Журналистлар берлеге вәкиле Люция ханым Әлмирә апаның Әфган сугышын туктату өчен бик тырышуын искә алды.

«Ул шушы сугыш турында бик күп язды. Анда үлгән балалар, кайгы кичергән әти-әниләре турында язды. 15 февраль көнне Әфганстаннан чыккан солдатларны каршы алырга барды, ул татар журналистлары арасында беренчесе иде. Ул һәр елны 15 февраль көнне әфганчылар белән күреште, аркаларыннан сөеп, күз яшен сөртә иде. Аны танымаган кеше булмагандыр.

Әлмирә апа җәмәгать транспортына керсә, бөтен кеше елмая иде. Без ай саен диярлек берлектә чәй табыны оештырабыз. Әлмирә апа килә иде: «Нәрсә, утырасызмы? Дин, милләт турында сөйләштегезме? Урамга чыгыгыз, журналистларның урыны урамда», — ди иде. Дин турында аз язасыз дип сүгә иде», — дип сөйләде ул.

Башкортстанда Әлмирә апа нигез салган мәчет ачылачак


Әлмирә ханымның бертуган энесе Робис әфәнде мәҗлесне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Апасы белән горурлануын әйтте. «Ул үзенең тавышын, моңын күрсәткән булса, җырчы да булып китәр иде. Ул шундый моңлы итеп „Ашказар“ җырын башкара иде. 2000нче елларда Татарстанның кечкенә авылларында да мәчетләр сала башладылар, ә Башкортстанда андый әйбер юк иде. Ул хәзер генә барлыкка килә башлады. Шул вакытта апа авыл Сабан туенда чыгыш ясады. „Җәмәгать, безгә дин юлында булырга, үзебезнең төбәктә мәчет төзү турында уйларга кирәк“, — диде, һәм шунда ук төзелешкә дип беренче взнос итеп мең сумнан артык акчасын тапшырды. Мәчет салынды. Республика көнендә, 10-12 октябрь тирәсендә ул ачылачак», — диде Робис әфәнде.

Әлмирә Әдиятуллинаның бертуганы Зимфира Ибраһимова мәчеткә йөрүчеләр дә булсын иде, дигән теләген белдерде.

Әлмирә апа Әдиятуллина 27 июльдә вафат булды, аны Самосырово зиратына җирләделәр.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/religion/07-09-2021/m-rh-m-lmir-diyatullinany-kyzy-nine-gel-mine-chakyrganyn-ishet-m-5836611?fbclid=IwAR3LZI8pRVDfGJyW-s9V13UyuzRDJ1W32ti2L2iCoZBniaxxXZAeNMl0baw