“Ярдәм” фонды хезмәткәрләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты

“Ярдәм” фонды хезмәткәрләре ТНВ каналының “Башваткыч” тапшыруында катнашты.

Тапшыруда «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре: «Ярдәм» мәчете имамы Раил Әхмәтов, укыту эшләре урынбасары Гөлшан Мирдиянова, «Ярдәм» фонды флористы Мәйсәрә Гатина чыгыш ясады.

Тапшыруда “Ярдәм” хезмәткәрләре Рамазан ае, изге Коръән китабы, күрмәүчеләрне тернәкләндерү, хәйрия эшләре турында сөйләде.

“Ярдәм” фонды ТНВ каналына олы рәхмәтен белдерә.