телефон для связи: 8(800) 101-5085
наш адрес: 420095, г.Казань, ул.Серова, д.4А
“Ярдәм” фондының Борбаш пансионатында вәгазь кичәсе узды

“Ярдәм” фондының Борбаш пансионатында вәгазь кичәсе узды

01.02.2021

“Ярдәм” фондының Борбаш пансионатында Балтачның “Раиф” мәчете имамы, Ислам динен кабул итүгә 1000 исемендәге мәдрәсә остазы Илшат хәзрәт Сафин кунакта булды. Ул пансионат шәкертләренә вәгазь сөйләде.

Илшат хәзрәт – Сира фәне буенча оста вәгазьче. Ул шәкертләребезне пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгс) нең тормыш юлы белән таныштырды, аның әдәп-әхлаген укучыларга мисал итеп китерде.

Шушы көннәрдә Балтач мөхтәсибәте һәм “Ярдәм” фонды ярдәме белән шәкертләргә түбәтәйләр һәм өс-киемнәре булдырылды.

“Ярдәм” мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Анда 30 бала яши һәм тәрбияләнә. Авыл мәктәбендә алар урта белем ала. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.

Помочь проектам фонда
 

Ошибка!

Что-то пошло не так, пожалуйста, повторите попытку.

Ошибка!

При этом способе платежа максимально можно выбрать не более 5 подопечных.