Хәерле булсын!
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, – диләр. Өлкәннәрне кадерләп яшәсәк, аларга игътибар, хөрмәт күрсәтсәк, күңелебезгә рәхәт була. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды да “Тормыш юлы” акциясен тормышка ашырганда ялгыз карт-карчыкларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар күрсәтә.
Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратыла. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.
Булдыра алганча ярдәм итегез!